13 апрель 2012 яңалыклары
-
Торган җиребезне күркәм итик!
Хөрмәтле райондашлар! Җиргә яз иңде. Кар эреп, кыш буена җыелган чүп-чар өскә калыкты. Бу чорда өмәләр оештырып, яшәгән, эшләгән урыннарыбызны тәртипкә китерү, чүптән чистарту матур гадәткә керде. Илкүләм үткәрелүче өмәләргә районыбыз белән без дә актив кушылып, 14 апрельдә барыбыз да шимбә өмәсенә чыгыйк. Оешма-предприятиеләрдә, үзебезнең урам, ишек алларында, паркларда, балалар...
-
Күңелләргә – сафлык, йортларга – иминлек!
Хөрмәтле православие динен тотучы райондашлар! Сезне ихлас күңелдән изге Пасха бәйрәме белән тәбрик итәм! Пасха - барлык православныйлар өчен яз сулышын, тереклек тантанасын гәүдәләндерүче, тынычлык, шәфкать, гаделлек кебек мәңге үзгәрми торган кыйммәтләргә инануыбызны ныгытучы бәйрәм. Ул православие динен тотучыларны, мәдәни традицияләрне саклаучыларны берләштерә. Бу - туганнарыңа һәм якыннарыңа гына түгел,...